В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр 1-нче ноябрьдә үз көченә керә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). 1-нче ноябрьдән Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча йөри торган дүрт шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.
6712-нче номерлы Казан-Аэропорт поезды Казан станциясеннән 19.45 сәгатьтә кузгалачак (22 минутка соңрак). Аэропорт станциясенә килү 20.13 сәгатькә планлаштырылган (шулай ук 22 минутка соңрак).
6714-нче номерлы Казан – Аэропорт поезды Казан станциясеннән 21.40 сәгатьтә (35 минутка соңрак) китә һәм Аэропорт станциясенә шулай ук гадәттәгедән 35 минутка соңрак – 22.08 сәгатьтә килә .
6713-нче номерлы Аэропорт – Казан поезды Аэропорт станциясеннән 20.41 сәгатьтә (26 минутка соңрак) кузгалачак. Казан станциясенә 21.11 сәгатьтә килә.
6715-нче номерлы Аэропорт – Казан поезды Аэропорт станциясеннән 22.35 сәгатьтә (35 минутка соңрак) кузгалачак. Казан станциясенә 23.04 сәгатьтә (34 минутка соңрак) килү планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, сайтта, һәм шулай ук «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.