Аның озынлыгы 3 км га артачак, ә хәрәкәт интервалы 5-6 минут тәшкил итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 15-нче ноябрь). 17-нче ноябрьдән Казанда вакытлыча 8-нче номерлы троллейбусның маршруты үзгәрәчәк. Аңа өстәмә участок керәчәк: Мәүлетов урамы – Җиңү Проспекты («Универсиада авылы» тукталышы) – Оренбург тракты (эчке юл) – Универсиада авылы (соңгы тукталыш).
Маршрутның озынлыгы 3 км га артачак. Көн саен линиягә 17 троллейбус чыгачак, хәрәкәт интервалы 5-6 минут тәшкил итәчәк.
Маршрутның үзгәрүе Оренбург тракты буенча Универсиада авылы юнәлешендә боҗралы хәрәкәтне бетерүгә бәйле, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.