Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2020, 17:15

Казанда каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен түләү күләме үзгәрде

Күп фатирлы йортлар өчен түләү бер кешегә 86,34 сум исәбеннән башкарылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Гыйнвардан Казанда каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен түләү күләме үзгәрде. Күп фатирлы йортлар өчен түләү бер кешегә аена 86,34 сум, индивидуаль торак йортлар өчен аена бер кешегә 93,66 сум исәбеннән башкарылачак.

2019 елның декабрендә Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты, гамәлдәге законнар нигезендә, республиканың көнбатыш зонасында, Казан шәһәре дә аңа карый, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы («УК«ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) хезмәтенә бердәм тариф билгеләде. 2020 елның 1-нче гыйнварыннан бердәм тариф 439,03 сум/куб. м тәшкил итте, бу елның 1-нче июленнән ул 456,60 сум/куб. метрга кадәр артачак.

Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында аңлатуларынча, регоператор хезмәтләренә бердәм тариф нигезендә, 1-нче гыйнвардан күпфатирлы йортлар өчен «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте буенча исәпләүләр бер кешегә 86,34 сум, индивидуаль торак йортлар өчен аена 93,66 сум исәбеннән башкарылачак. Агымдагы елның 1-нче июленнән хезмәт хакы 4%-ка артачак һәм күпфатирлы йортлар өчен аена бер кешегә 89,79 сум тәшкил итәчәк, индивидуаль торак йортлар өчен аена 97,41 сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибе Россиядә 2019 елның 1-нче гыйнварыннан гамәлгә керде. Казан территориясеннән һәм Татарстанның көнбатыш зонасыннан чүп чыгару өчен «УК ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төбәк операторы җавап бирә. Төбәк операторының бурычы - каты көнкүреш калдыкларын җыю, сортларга аеру, киләчәктә эшкәртү өчен куркыныч калдыкларны һәм икенчел чималны аеру, эшкәртелми торган калдыкларны куркынычсыз юк итү.

Барлык яңалыклар