Машина йөртүчеләр теләсә кайсы полосадан «боҗра хәрәкәте»нә керә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Казанда Оренбург тракты һәм Академик Парин урамы киселешендә юл хәрәкәтен оештыру үзгәрде.
Чатта «Маршрут транспорт чаралары өчен махсус полоса» дигән юл тамгасын сөрттеләр һәм «Өзек линия ягыннан чыгу» дигән тамга куйдылар. Хәзер машина йөртүчеләр әлеге юл чатында оештырылган «боҗра хәрәкәт»енә теләсә кайсы хәрәкәт полосасыннан керә алалар.
Шәһәр халкын һәм кунакларны юл хәрәкәтен оештыру техник чараларының барлык таләпләренә дә игътибарлы булырга һәм төгәл үтәргә өндиләр. Юл хәрәкәтен оештыруга үзгәрешләр Оренбург трактының үткәрүчәнлек сәләтен арттыру өчен кертелде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.