В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – начар һава шартлары.
Фото: Денис Гордийко
Башта катнашучылар Яңа Савиново паркыннан Казансу буйлап Зәңгәр күлләргә кадәр 30 км юл үтәргә ниятләгән иде. Юлларның күп өлеше грунт, һәм яңгыр яуса, алар аша үтү кыен булачак, дип хәбәр итте оештыручылар. Шуңа күрә маршрутны 11 километрга кадәр кыскартырга булганнар.
Старт элеккечә үк 11:00 сәгатьтә Савиново паркы янында (Гаврилов һәм Чуйков урамнары киселешендәге шлагбаум янында) биреләчәк, шуннан соң велосипедчылар Рус-Немец Швейцариясенә, ә аннан «Урам» экстрим-паркы ярына кадәр барачак.
Тулырак мәгълүматны «Вконтакте» социаль челтәренең «Казансуның үсеш стратегиясе» проекты битендә белергә мөмкин. Хәйрия велоузышы #Kazvel Казан велосипедчылары клубы һәм «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма ярдәме белән үткәрелә. Җыелган акчалар авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен велосипедлар җыю һәм аларны ремонтлауга тотылачак. Ремонтланган велосипедларны 5 нче июньдә «Ак чәчәкләр» бульварында тапшырачаклар, анда «Балалар барахолкасы» үтәчәк.