Юлның әлеге участогында тиешле юл билгеләре инде урнаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казанда 26-нчы ноябрьдән башлап Җиңү проспектының алмаш-юлы буенча транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрде – хәрәкәт өстенлегенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер Җиңү проспектыннан чыгып килүче автомобильчеләр алмаш-юл буенча бара торган автомобильләргә юл бирергә тиеш.
Үзгәрешләр юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатыннан кертелгән. Транспорт комитетында аңлатуларынча, элек Җиңү проспекты буенча хәрәкәт итүче автомобильчеләр зур тизлектә алмаш-юлга чыкканнар, шуның аркасында авария очралары да булган. Хәзер әлеге юлга чыгар алдыннан алар тизлекне киметергә һәм алмаш-юлдан баручы транспортка юл бирергә тиеш булалар.
Юлның әлеге участогында тиешле юл билгеләре инде урнаштырылган.