В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авария куркынычы булган участокны бетерү өчен карар кабул ителде, өч ел эчендә биредә 11 зыян күрүче белән 15 юл-транспорт һәлакәте булган.
Фото: Денис Гордийко
Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, юл чаты юл-транспорт һәлакәтләре еш күзәтелә торган урын булган – соңгы өч елда әлеге участокта 15 авария теркәлгән, аларда 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Ферма шоссесы һәм Оренбург юлы киселешендәге юл-транспорт торышын яхшырту өчен транспорт хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәртелде.
Хәзер автомобильчеләр, Ферма шоссесы буенча ТАССРның 100 еллыгы магистраленә таба хәрәкәт итеп, турыдан-туры Оренбург юлына чыга алмый. Моның өчен шоссе буенча махсус төзелгән юл төененә кадәр 300 метр чамасы юл үтәргә, борылырга һәм аннан соң уңга Оренбург юлына борылырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Шулай ук уңайлы йөрү өчен Ферма шоссесының машиналар йөрү өлеше киңәйтелде, асфальт катламы яңартылды, яктырту баганалары, шау-шудан саклый торган экраннар һәм светофор объектлары урнаштырылды, юл тамгасы ясалды, якын-тирә территория төзекләндерелде.