В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр юл-транспорт хәлен нормальләштерү һәм урамнарның үткәрүчәнлек мөмкинлеген арттыру өчен кертелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Казанда транспорт юл хәрәкәтен оештыру схемасы һәм Мамадыш тракты һәм Натан Рахлин урамнары киселешендә светофорның эш режимы үзгәртелде. Бу юл-транспорт хәлен нормальләштерү һәм Мамадыш трактының үткәрүчәнлек мөмкинлеген арттыру максатында эшләнде.
Җиңү проспекты ягыннан хәрәкәт иткәндә, Мамадыш трактыннан Натан Рахлин урамына бару өчен автомобиль йөртүчеләргә иң уң як рәткә күчәргә, «Эдельвейс» сәүдә үзәге янындагы территориядә парковка ягыннан оештырылган керү өлешеннән үтәргә һәм светофор объектының тиешле эш фазасын көтеп, Натан Рахлин урамына таба юл тотарга кирәк.
Казан дәүләт автоинспекциясе Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын юл хәрәкәтен оештыру үзгәрешләренә аңлап карауларын һәм яңа билгеләнгән юл билгеләре таләпләренә төгәл буйсынуларын сорый.