В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа юл билгеләре транспорт чаралары хәрәкәтен Универсиада проспектыннан төшү юлында чикли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Казанда Танк боҗрасында хәрәкәт итү схемасы үзгәртелде. Хәзер Универсиада проспектыннан Танк боҗрасына төшү юлында транспорт чаралары хәрәкәте 4.1.2 "Уңга хәрәкәт" һәм 3.1 "Хәрәкәт итү тыела" юл тамгалары нигезендә чикләнгән.
Универсиада проспекты буенча хәрәкәт иткәндә Танк урамына чыгу өчен, шәһәр үзәге ягыннан 2-нче Газ урамы буенча төшү юлы оештырырга һәм Газ, Павлюхин һәм Оренбург тракты урамнары буйлап алга таба хәрәкәт итәргә яисә Даурия урамына төшеп, алга таба Оренбург трактыннан хәрәкәт итәргә кирәк. Республиканың ЮХИДИ бүлегендә яңалыкны түбәндәгечә аңлаталар: төшү юлы юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урынга әверелде - узган ел юлның әлеге участогында 30-дан артык авария булды.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе автомобиль йөртүчеләрне үз маршрутларын үзгәрешләрне исәпкә алып алдан планлаштырырга һәм яңа урнаштырылган юл билгеләре таләпләрен төгәл үтәргә чакыра.