Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2018, 13:08

Казанда яңа татар теле дәреслеге нәшер ителде

Әсбап мәчетләр каршындагы “Без – татарлар” курслары тыңлаучылары өчен каралган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). ТР Мөселманнар диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты Казан мәчетләре каршындагы курсларга йөрүчеләр өчен татар теле дәреслеге нәшер итте. “Татар теле: башлап йөрәнүчеләр өчен” уку әсбабы “Без – татарлар” татар теле курслары тыңлаучыларына биреләчәк.

Дәресләр 2 февральдә Казанның биш мәчетендә башланачак: “Кабан арты” (Һ.Такташ ур., 26), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи ур., 2), “Тынычлык” (Мелитополь ур., 15), “Әниләр” (Газ ур., 18) һәм “Ярдәм” (Серов ур., 4а). Дәресләрне профессиональ филологлар һәм имамнар бушлай уздыра.

Басманың тиражы – 600 данә, алар Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының фәнни дәрәҗәләрдәге белгечләре – кафедра мөдире Рафилә Гыймазова һәм кафедраның фәнни хезмәткәре Венера Гарипова-Хәсәншина әзерләде.

“Дәреслекләр укучыларга файдаланып торырга бушлай биреләчәк, - дип хәбәр иттеләр ТР МДН матбугат хезмәтендә. - Курсларга язылучыларның саны биш йөз кешедән артып китте”.

Ике йөз битлек әсбап укучыларга уңайлы булсын өчен татар һәм рус телләрендә әзерләнгән һәм ул татар телен өйрәнүнең башлангыч курсын тулысы белән үз эченә ала: лексика, сөйләм теле һәм грамматика нигезләре.

Барлык яңалыклар