В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар фаразлавынча, начар һава шартлары 28-нче октябрь 22.00 сәгатькә кадәр сакланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Татарстанда һәм аның башкаласында шторм кисәтүе игълан ителде - 28-нче октябрь 22.00 сәгатькә кадәр республикада һәм Казанда көньяк-көнбатыштан бик көчле җил көтелә, көчәйгәндә тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һава шартлары начарланган очракта, халыкка электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында тормаска киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендларыннан ераграк торырга, чыдам булмаган япмалар һәм черегән агач ботаклары астында тормаска киңәш ителә. Җил көчәйгән вакытта имгәнүләр һәм зыян күрүләр булмасын өчен подъездга яки бинаның подвалына качарга кирәк.