Чикләүләр 27-нче, 28-нче һәм 29-нчы майда гамәлдә булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Казанда Тихомирнов урамындагы транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылачак. Юлны ремонтлау белән бәйле чикләүләр 27-нче, 28-нче һәм 29-нчы май көннәрендә гамәлдә булачак.
Шулай итеп, 27-нче май 22:00 сәгатьтән 28-нче май 6:00 сәгатькә кадәр Тихомирнов урамы буенча Вишневский урамыннан Бутлеров урамына таба хәрәкәт итү юнәлешендә юл ябылачак.
28-нче май көнне 22:00 сәгатьтән 29-нчы май 6:00 сәгатькә кадәр, шулай ук 29-нчы май 22:00 сәгатьтән 30-нчы май 6:00 сәгатькә кадәр Бутлеров урамыннан Вишневский урамына кадәр таба хәрәкәт ябылачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.