В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Университет ур., 22 адресы буенча урнашкан офис бинасыннан 30 кеше эвакуацияләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Казанда Университет ур., 22-нче йорт яну сәбәпле, Университет урамы буенча Кремль һәм Профсоюз урамнары ягыннан хәрәкәт чикләнә. 9.16 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, янгынның якынча мәйданы 400 кв. м. тәшкил итә. Янгын чыгуның сәбәпләре билгеләнә.
Хәзерге вакытта янгынны сүндерәләр. Бинадан 30-га якын кеше эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр юк. Эшкә 15 берәмлек техника һәм 63 коткаручы җәлеп ителгән, дип хәбәр итте Казанның Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.
Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген 8.42 сәгатьтә янгын чыгу турында мәгълүмат килгән. Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны бүлекләре өченче чакыру номеры буенча эшли. Янгын бинаның өченче катында, икенче катка мансард янкормасында булган. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.