COVID-19 тарала башлаганнан бирле 40 мең 792 тикшеренү үткәрелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Алена Мирошниченко). Бүген коронавирус инфекциясенә тикшеренүләр 11 лабораториядә уздырыла: Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә һәм республиканың медицина оешмаларының 8 лабораториясендә. 16-нчы апрельдән лаборатор тикшеренүләрне түләүле нигездә шәхси медицина оешмаларында да узу мөмкин булачак, дип сөйләде бүген Казан Башкарма комитетында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина.
Тәүлеккә 2 мең 700 тирәсе тикшерү үткәрелә. Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 40 мең 792 тикшеренү үткәрелгән. Бүгенге көндә ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе тарафыннан алынган уңай үрнәкләр раслау өчен федераль референс-үзәкләргә җибәрелми, дип искәртте Гөлнара Гайфуллина.
27-нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда медицина күзәтүе астында 982 кеше, шул исәптән авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза торган пациентлар бар.
Россия территориясенә килгән гражданнар изоляциядә һәм медицина күзәтүе астында тора. Хәзерге вакытта КФУ шифаханәсе, «Левадия» һәм «Васильевский» шифаханәләре базасында обсерваторлар эшли. Биредә 293 кеше бар.
COVID-19 урта һәм авыр формада узганда тәүлек буе стационар шартларында дәвалану таләп ителә. «Элеккечә «алдынгы сызыкта» 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, Республика йогышлы авырулар хастаханәсе һәм 1-нче номерлы балалар хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе бүлекчәләре, 2-нче, 11-нче һәм 18-нче номерлы шәһәр хастаханәләре. Госпитальләрне этаплап кертү кысаларында башка стационарларның кирәк вакытта профилен үзгәртүгә әзерлеге югары», - дип билгеләп үтте Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары.
Г.Гайфуллина шәһәр халкына коронавирус инфекциясен профилактикалау кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртте. Иҗтимагый урыннарга барудан һәм транспорттан файдаланудан тыелырга; пычрак куллары белән күзләргә, йөзгә һәм авызга кагылмаска; кискен респиратор-вируслы инфекцияләр билгеләре булган кешеләр белән якын элемтәләрдән һәм бер бинада булудан сакланырга; кешеләр белән элемтәдә булганнан соң һәм урамнан кайткач, сабын һәм су белән кулларны яхшылап юарга; гаджетларны, оргтехниканы һәм өслекләрне дезинфекцияләргә; сәламләгәндә кочаклау һәм кул биреп күрешүләрдән тыелырга; шәхси гигиена предметларыннан гына файдаланырга кирәк.