В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Татарстан башкаласында 8 нче апрельдә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Без дустанә команда, уңай эмоцияләр, шулай ук волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсе вәгъдә итәбез, аны үз портфолиогызда чагылдырырга мөмкин булачак», – дип хәбәр ителә акциянең «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә. Катнашу өчен гаризаны теләүчеләр сылтама буенча бирә ала.
Исегезгә төшерәбез, «Тоталь диктант» акциясе 8 нче апрельдә 14:00 сәгатьтә башлана. Булачак диктант өчен текст авторы язучы, журналист, «Большая книга», «Милли бестселлер» һәм НОС премияләре номинанты Василий Авченко була. Ул рус сәяхәтчесе, язучы, Ерак Көнчыгышны тикшерүче Владимир Арсеньев турында хикәя язачак, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.