В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көн саен шәһәрнең барлык районнарында эшләү өчен 70тән артык волонтер кирәк.
Фото: Марат Мугинов
Казанда 2020 елның ноябреннән амбулатор пациентларга дару препаратлары китерү эше оештырылды. «Бер елдан артык волонтерлар казанлыларга дарулар илтә. Бу юлы да без шәһәрлеләр ярдәменә мохтаҗ. Барлык битараф булмаган кешеләрне дә безнең белән элемтәгә керергә һәм әлеге катлаулы чорда бер-беребезгә ярдәм итәргә чакырабыз», – дип ассызыкладылар Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
18 яшьтән 60 яшькә кадәрге теләге булган һәркем волонтер була ала. Волонтерларга таләпләр күп түгел: үзләрен яхшы хис итү, респиратор авырулары булмау һәм дару чараларын китерү өчен якынча 2 сәгать вакыт булу, эш графигы – индивидуаль. (843)237-51-51 телефоны аша тулырак мәгълүматны белә һәм волонтерлар рәтенә кушыла аласыз. Шулай ук әлеге сылтама буенча анкета тутырырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Казанда 13 волонтерлык штабы эшли. Аларның 10 сы (шул исәптән үзәк) комитет базасында урнашкан, тагын өчесе университетларда (А.Н.Туполев исемендәге
Казан милли тикшеренү технология университеты – КАИ, Казан химия технология институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты ) эшли. Штабларда бүгенге көндә автоволонтерларга ихтыяҗ зур.
Исегезгә төшерәбез, «коронавирус» диагнозы булган пациентларның өенә дару китерү өчен рецепт язганда табиб язма ризалык ала. Алга таба рецепт системага кертелә, һәм даруханә-партнерлар даруларга запрос ала. Даруханәләр волонтерлык штабларына заказның әзерлеге турында хәбәр итә, штаб җитәкчеләре әзер булган әйберләрне алып китә һәм аларны волонтерларга тапшыра, волонтерлар исә препаратларны авыруларга илтә.