В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике очракта да автомобиль йөртүчеләр юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан качып китәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Казанда 22 мартта булган ике юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләр.
08.53 сәгатьтә Краснококшайск урамының 127а номерлы йорты каршында 29 яшьлек хатын-кызны, юлны көйләнә торган җәяүлеләр кичүе аша аркылы чыкканда, машина бәрдерә. РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача. Нәтиҗәдә хатын-кыз сул як арт сан өлкәсе җәрәхәтләре ала.
15.34 сәгатьтә Мәскәү урамының 17-нче йорты каршында көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә 23 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерә. РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача. Һәлакәт нәтиҗәсендә хатын-кызда баш мие селкенү, уң як ботында кара көйгән урын теркәлә.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтләр шаһитларын 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар.
Тәүлек эчендә шәһәрдә 213 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, шуларның 7-сендә 8 кеше зыян күрә.