Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2019, 10:40

Казанда җәяүлеләрне бәрдерүчеләрнең шаһитларын эзлиләр

Ике очракта да автомобиль йөртүчеләр һәлакәт булган урыннан киткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Казанда җәяүлеләрне бәрдерүчеләрнең шаһитларын эзлиләр. Ике очракта да автомобиль йөртүчеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, һәлакәт булган урыннан киткән.

19-нчы июльдә 9.50 сәгатьтә К.Маркс урамындагы 6-нчы номерлы йорт каршында 34 яшьлек ир-атны бәрдергәннәр. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең уң беләге һәм уң ботының йомшак тукымалары белән җәрәхәтләнгән.

20-нче июльдә 2.00 сәгатьтә Лаврентьев урамы буенча урнашкан 28-нче номерлы йорт ишегалдында 40 яшьлек ир-атны бәрдергәннәр. Ир-атның йомшак тукымалары җәрхәтләнгән һәм сул як тез суставы зарарланган.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шаһитларыннан телефон аша элемтәгә керүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне, юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашып, урыннан качкан өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгы хакында искәртә.

Барлыгы 19-нчы июльдән 21-нче июльгә кадәр Казанда 382 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 19-ында зыян күрүчеләр бар. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан 20 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Барлык яңалыклар