В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте 18-нче сентябрьдә Әмирхан проспектында булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казанда җәяүлене бәрдерү шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 18-нче сентябрь 10.00 сәгатьтә Әмирхан проспекты буенча урнашкан 48-нче номерлы йорт территориясендә булды.
Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан качып китә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 58 яшьлек ир-атның сул аяк табаны инфекцияле яра алган.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтләр шаһитларын түбәндәге телефоннар буенча җавап бирүләрен сорый: 5-333-819, 5-333-848.
Исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.27 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, юл-транспорт һәлакәтләре урынынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5 елга кадәр мәхрүм итү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралган.
27-29-нчы сентябрь көннәрендә Казанда 458 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 17-се зыян күрүчеләр катнашында булган. Нәтиҗәдә җәяүленең гомере өзелгән һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан 18 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.