В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте 9 февраль кичендә Октябрь урамының 16-нчы номерлы йорт каршында булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Казанда ЮХИДИ 40 яшьлек хатынны бәрдерүнең шаһитларын эзли. Юл-транспорт һәлакәте 9 февральдә 20.37 сәгатьтә Октябрь урамының 16-нчы номерлы йорт каршында булды.
Машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен 2.5 пунктын бозып, һәлакәт булган урыннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче тән җәрәхәтләре алган.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларын түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: 5-33-815, 5-333-848.
Узган тәүлектә шәһәрдә 239 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның 4-сендә зыян күрүчеләр бар. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 4 кеше – 3 җәяүле һәм 1 йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган.