Юл-транспорт һәлакәте 1 августта Комиссар Габишев урамының 25-нче йорты ишегалдында була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Казанда җәяүлене бәрдерү шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 1 августта Комиссар Габишев урамының 25-нче йорты ишегалдында була.
15.40 сәгатьтә биредә юлны аркылы чыгучы 23 яшьлек егетне бәрдерәләр. Юл йөрү кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, машина йөртүче һәлакәт урыннан кача. Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүленең сул тез буыны, сул боты җәрәхәтләнә, сул табанының сеңерләре тартыла.
Казан Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Узган тәүлектә Казанда 174 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 7-сендә зыян күрүчеләр бар. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 9 кеше төрле җәрәхәтләр алган.