Ике очракта да машина йөртүчеләр һәлакәт урыныннан кача.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). ЮХИДИ 1 мартта булган ике җәяүлене бәрдерү очраклары шаһитларын эзлиләр.
7.30 сәгатьтә Тихорецк урамының 26-нчы йорты каршында 41 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерү нәтиҗәсендә аның сул ботының йомшак тукымалары җәрәхәтләнә.
17.03 сәгатьтә Гвардия урамының 56 йорты каршында 27 яшьлек җәяүлене машина бәрдерә. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, һәлакәт ул юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә аркылы чыкканда була. Бәрдерү нәтиҗәсендә аның сул ботының йомшак тукымалары җәрәхәтләнә .
Ике очракта да автомобильчылар юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 маддәсен бозып, һәлакәт урыныннан качалар. Казанның Дәүләт автоинспекциясе һәлакәтләр шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Билгеләп үтәргә кирәк, узган тәүлек эчендә Казанда 283 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 4 кеше зыян күргән.