В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике очракта да машина йөртүчеләр һәлакәт урыннарыннан качалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Казанда ике юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләр. Ике очракта да машина йөртүчеләр Юл йөрү кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыннарыннан качалар.
5 апрельдә 15.50 сәгатьтә Әмирхан проспекты белән Чистай урамы киселешендә көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә, юлны автомобиль хәрәкәте уңаена сулдан уңга аркылы чыкканда, 48 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аның сул җилкәсенең йомшак тукымалары һәм сул тез асты буыны җәрәхәтләнә.
18.05 сәгатьтә билгесез автомобиль, Киров дамбасы буенча барганда, “Киа Рио” автомобиле белән бәрелә. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, билгесез автомобиль йөртүчесе Юл йөрү кагыйдәләренең 9.10 пунктын бозып, куркынычсыз ян интервалны сайламый.
Бәрелүдән чит ил машинасы НЕФАЗ автобусы белән бәрелә. Билгесез автомобиль юл йөрү кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан кача. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Киа автомобиленең 22 яшьлек пассажиры (хатын-кыз) башының йомшак тукымалары җәрәхәтләре ала.
Казанның Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтләр шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Тәүлек эчендә Казанда 203 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше зыян күргән.