В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шаһитларны түбәндәге телефон аша шалтыратуларын сорыйлар: 292-87-93.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Казанда 89-нчы автобуста булган һәлакәт шаһитларын эзлиләр, аның нәтиҗәсендә 13 яшьлек укучы кыз кулын сындыра. Бәхетсезлек очрагының шаһитлары булган пассажирларны 292-87-93 телефоны буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Исегезгә төшерәбез, 14 февральдә 89-нчы автобуска "ЖБИ заводы" тукталышында утырган 13 яшьлек пассажир кыз бала кулын сындырган. Зыян күрүче сүзләренчә, автобусның бер пассажир хатын-кызы аны ачык ишекләр ягына этәргән, нәтиҗәдә кызның кулы тотка һәм ишек арасына кысылган. Кыз бала сүзләре буенча, автобус экипажы аңа ярдәм күрсәтмәгән – ул транспорттан чыгарга һәм якындагы даруханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Яшь пассажирны Балалар республика клиник хастаханәсенең травматологиясенә китерәләр, анда аңа үсеш зонасында күчеш белән беләк сөяге сынуы ачыклана.
Спутник навигациясе системасы мәгълүматлары буенча 89 номерлы "Академиу Сахаров ур. - Гудованцев ур." маршруты автобус һәм экипаж билгеләнгән, аңа шәхси эшмәкәр Гыйләҗев А.И. хезмәт күрсәтә. Машина йөртүче һәм кондуктордан аңлатмалар алынган, әмма алар бу хәлне инкарь итә, алар сүзләре буенча, кыз аларга мөрәҗәгать итмәгән. Әлеге вакыйгаларны ачыклау өчен "Сахаров ур." тукталышы аша 12.10 сәгатьтә, "Ломжа ур." туктылышы аша - 12.16, "Ватан ур." аша - 12.23 һәм "Г.Кутуй ур." аша 12.39 сәгатьтә үткән Р160ТВ дәүләт номерлы 89-нчы автобус пассажирларын хәлне раслауны яисш инкарь итүне сорыйлар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кондуктор һәм машина йөртүче вазифалары террористик янау, юл-транспорт һәлакәтләре һәм ярдәм күрсәтү зарурлыгы очрагында аларның гамәлләре күрсәтелгән. Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан шәһәр пассажир транспортында 50-дән артык ашыгыч ярдәм чакырту очрагы теркәлгән, бу пассажирларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән, ә аларның кайберләренең гомерен саклап калган.
Индивидуаль эшмәкәр Гыйләҗев А.И. тарафыннан пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китергән өчен гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе төзелгән. Иминият очрагына компенсация алу өчен зыян күргән яки ышанычлы затка иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Һәлакәт игътибарсыз калмады - барлык транспорт предприятиеләре җитәкчеләренә машина йөртүчеләр һәм кондукторлар белән беренче ярдәм күрсәтү һәм тиешле хезмәтләрне чакыру кирәклеге турында инструктаж үткәрергә кушылды", - дип өстәделәр Транспорт комитетында.