Казан дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларыннан элемтәгә керүләрен сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Казанда 12 яшьлек малайны һәм 54 яшьлек хатынны бәрдерүчеләрне эзлиләр. Аварияләр 24-нче һәм 26-нчы июньдә булган.
12 яшьлек малайны 24-нче июнь көнне 15.50 сәгатьтә Ямашев проспекты буенча урнашкан 78-нче номерлы йорт каршында, уң яктан юл уңаена барган юнәлештә барган вакытта бәрдерәләр. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып китә, ә яшүсмернең күкрәк читлегенең сул ягына зыян килә.
26-нчы июнь көнне 19.30 сәгатьтә билгесез машина йөртүче Биектау авылында яшәүче 54 яшьлек ханымны бәрдерә. Ханым Совет урамы буенча урнашкан 1-нче номерлы йорт каршындагы «Совет» җәмәгать транспорты тукталышында торган. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып китә, ә зыян күрүченең тез буыны җәрәхәтләнә.
Казан дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларыннан түбәндәге телефон аша элемтәгә керүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Узган тәүлектә шәһәрдә 160 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның 8-ендә зыян күрүчеләр бар – 4-есендә җәяүлене бәргәннәр һәм 4-есендә транспорт чаралары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 8 кеше - 2 җәяүле, 4 пассажир һәм 2 йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.