Юл-транспорт һәлакәте 30 нчы июльдә Центральная урамында булган.
Фото: Марат Мөгыйнов
10:00 сәгатьтә, якынча мәгълүматлар буенча, 5 нче номерлы йорт янында машина йөртүче 83 яшьлек җәяүлене бәрдергән: җәяүле РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.3 пунктын бозып, юлны тиешле булмаган урында чыккан. Шуннан соң машина йөртүче, РФ юл хәрәкәтенең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан качкан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны хастаханәдән чыгарганнар.
Казан Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларыннан түбәндәге телефоннар аша элемтәгә чыгуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган өч тәүлек эчендә, 29-31 нче июль көннәрендә, шәһәрдә 189 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 3 сендә зыян күрүчеләр бар – җәяүлене бәрдергәннәр, велосипедчыны бәрдергәннәр һәм транспорт чаралары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җәяүле, велосипедчы һәм пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге.