В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
16-нчы августтан 18-нче августка кадәр шәһәрдә 434 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Казанда 78 яшьлек ир-атны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Авария 15-нче августта 9.00 сәгатьтә Серов урамындагы 12-нче номерлы йорт каршында була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең күкрәк читлегенең сул ягы җәрәхәтләнә, ике тез буыны һәм уң як терсәк буыны сыдырыла. Машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларын түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848. Искәртеп узабыз, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.
Казанның ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, 16-нчы августтан 18-нче августка кадәр шәһәрдә 434 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.