В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте 21 февральдә 20.30 сәгатьтә Глазунов урамында булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль). Казанда 70 яшьлек җәяүлене бәрдерү шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 21 февральдә 20.30 сәгатьтә Глазунов урамындагы 8-нче йорт каршында булган.
Һәлакәттә гаепле машина йөртүче вакыйга урыннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче сул каш өсте өлкәсе җәрәхәтен алды.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларын түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: 5-33-815, 5-333-848.
Узган тәүлектә Казанда 223 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның 6-сында зыян күрүчеләр бар. Юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше – 2-әр йөртүче, пассажир һәм җәяүле - төрле тән җәрәхәте алган.