Ике очракта да авария урыннарыннан машина йөртүчеләр качкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Казанда җәяүлеләрне ике тапкыр бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 21-нче июльдә Рауис Гәрәев һәм Коләхмәтов урамнарында булган. Ике очракта да авария урыннарыннан машина йөртүчеләр качкан.
Якынча мәгълүматлар буенча, 3.13 сәгатьтә Р.Гәрәев урамындагы 90/2-нче йорт ишегалдында «Киа Серато» автомобиле йөртүчесе, 10.1-нче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм 22 яшьлек егетне бәрдереп киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче күпсанлы имгәнүләр алган һәм баш мие селкенгән.
Шул ук көнне, 21-нче июльдә, 20.00 сәгатьтә Коләхмәтов урамындагы 25/2-нче йорт каршында 22 яшьлек егетне бәрдереп киткәннәр, ул җәяүлеләр өчен көйләнә торган юл аша чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең җилкәсенең уң ягы, сул маңгай ягы һәм ияк яннары бәрелгән һәм сыдырылган.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйгаларның шаһитларыннан түбәндәге телефоннарга шалтыратуын сорый: +7(843) 533-38-19 һәм +7(843) 533-38-48.
ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгын искәртә.
Узган тәүлектә Казанда 196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 10-сы - зыян күрүчеләр белән - 5 җәяүлене бәрдерү, 3 транспорт чарасы бәрелешү, велосипедчыны бәрдерү һәм киртәгә килеп бәрелү очрагы. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 11 кеше - 5 җәяүле, шул исәптән ике бала, 3 пассажир, 2 машина йөртүче һәм велосипедчы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.