В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йөртүче киртәгә бәрелгән һәм качкан – автомобиль пассажиры зыян күргән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Казанда 29-нчы мартта 21.45 сәгатьтә Җиңү проспекты буенча 152-нче йорт каршында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләр.
Сhangan автомобиленең билгесез машина йөртүчесе, Зәкиев урамы ягыннан Сахаров урамына таба барганда, алдан алынган мәгълүматларга караганда, юл йөрү кагыйдәләренең 9.10-нчы, 10.1-нче пунктларын бозып, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм киртәгә бәрелгән. Шуннан соң машина йөртүче РФ юл йөрү кагыйдәләренең 2.5-нче пунктын боза –вакыйга урыныннан качып китә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 34 яшьлек автомобиль пассажирының күкрәк читлеге җәрәхәтләнә, күкрәк сөяге сына, уң һәм сул оча-бот буыннарының йомшак тукымалары бәрелеп имгәнә. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң ул хастаханәдән чыгарылган. Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйганың шаһитларыннан түбәндәге телефоннарга шалтыратуын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә шәһәрдә 206 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 4-е зыян күрүчеләр белән – 2 җәяүлене таптату очрагы, транспорт чаралары бәрелешү, транспорт чарасының киртәгә бәрелүе. Нәтиҗәдә, 2 җәяүле һәм 2 пассажир төрле дәрәҗәдәге авырлыктагы җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе.