Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан.
Фото: Денис Гордийко
Билгесез автомобиль йөртүче Офицер урамы ягыннан 1 нче Калининград урамы юнәлешендә барганда, 1 нче Калининград урамы, 18-нче номерлы йорт каршында, беренчел мәгълүматлар буенча, сулга борылганда 17 яшьлек кызга юл бирмәгән һәм бәрдергән, ул транспорт чарасының хәрәкәт итү юлы буйлап уңнан сулга таба уза торган була. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең эче бәрелгән, медицина ярдәме күрсәткәннән соң ул хастаханәдән өенә җибәрелгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйганың шаһитларыннан түбәндәге телефоннарга шалтыратуын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Үткән тәүлектә шәһәрдә 175 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 4-есе зыян күрүчеләр белән - 2 җәяүлеләрне бәрдерү һәм 2 транспорт чаралары бәрелеше. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2 җәяүле һәм 2 пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.