Кичә 4-нче номерлы йорт каршында 38 яшьлек җәяүлене бәрдергәннәр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Казанда 16-нчы февральдә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләр.
14.15 сәгатьтә Кулагин урамындагы 4-нче номерлы йорт каршында 38 яшьлек җәяүлене бәрдергәннәр. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең кабыргасы сынган һәм балтырының йомшак тукымалары имгәнгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге очракны күргән шаһитләрдән түбәндәге телефоннардан шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-15, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 263 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның дүртесе зыян күрүчеләр белән. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 4 кеше – җәяүле, пассажир һәм 2 машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ матбугат хезмәте.