Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2020, 13:19

Казанда ТР Президентын һәм шәһәр Думасы депутатларын сайлауга актив әзерлек бара

Алар бердәм тавыш бирү көнендә - 13-нче сентябрьдә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алена Мирошниченко). Казанда, Татарстандагы кебек үк, булачак республика Президентын, шулай ук шәһәр Думасы депутатларын сайлауга актив әзерлек бара. Алар бердәм тавыш бирү көнендә - 13-нче сентябрьдә узачак. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, 1-нче июльгә Татарстанда 2 млн 937 мең 257 сайлаучы исәпләнә.

Андрей Кондратьев ТР Президентын сайлауга үз кандидатурасын биш сәяси партия тәкъдим итүен искәртте. «Бердәм Россия»не - Татарстанның хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнеханов, «Гадел Россия»не - партиянең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге советы рәисе Альмир Михеев, «Россия коммунистлары»н - рескомның беренче секретаре Альфред Вәлиев, «Үсеш партиясе»н - партиянең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Олег Коробченко, ЛДПРны Татарстан бүлекчәсе координаторы Владимир Сурчилов тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта партияләрнең һәркайсы имза кәгазьләрен җыя. Теркәлү өчен документларны алар ТР Үзәк сайлау комиссиясенә 19-нчы июльдән 29-нчы июльгә кадәр тапшырырга тиеш. «Кандидатлар агитация эшен хәзер үк алып бара ала, әмма массакүләм мәгълүмат чараларында ул 15-нче августтан башланачак», - дип билгеләде А.Кондратьев.

Президент сайлауларында татарстанлылар «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалана алачак. Моның өчен күп функцияле үзәккә, үзәк сайлау комиссиясенә, участок сайлау комиссиясенә яки бердәм дәүләт хезмәтләре порталына мөрәҗәгать итәргә һәм тавыш бирү өчен уңайлы урын сайларга кирәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый мөмкинлек төбәк җитәкчесе сайлауларында гына бирелә. Муниципаль хакимият органнары сайлауларында әлеге механизм эшләми, дип ассызыклады спикер.

Республиканың административ үзәге - Казанның җирле үзидарә органнарына сайлауларга аерым игътибар бирелгән, дип билгеләп үтте А.Кондратьев. Башкала халкына 50 депутат сайларга туры киләчәк, шуларның 25-е - бермандатлы округлар буенча һәм 25-е - исемлекләр буенча.

«Гомумроссия тавыш бирүе бу гади булмаган эпидемиологик шартларда да Татарстан сайлаучыларының аеруча активлыгын күрсәтте. Без сайлау процессында катнашучыларның сәламәтлеген тәэмин итү буенча моңарчы күрелмәгән вәзгыятьтә эшләдек. Әлеге тәҗрибә белән алда торган сайлау кампаниясенә барабыз», - диде А.Кондратьев. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе шулай ук хәзерге вакытта сайлауларны берничә көн эчендә уздыру мәсьәләсе карала, дип өстәде. Ахыргы карар сентябрь башында актуаль эпидемиологик вәзгыять нигезендә кабул ителәчәк.

Кампанияне әзерләү һәм үткәрү эшендә республиканың барлык сайлау комиссияләре - 65 территориаль һәм 2810 участок комиссиясе катнашачак.
Барлык яңалыклар