Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2025, 10:36

Казанда Республика стоматология поликлиникасының яңа бүлеге ачылуга әзерләнә

Филиал башкаланың Совет районы балаларына хезмәт күрсәтәчәк

Казанның бер бистәсендә яңа балалар стоматология поликлиникасы ачылуга әзерләнә. ТР ССМ Республика стоматология поликлиникасы филиалы башкаланың Совет районы, шулай ук Биектау һәм Арча районнары балаларына хезмәт күрсәтәчәк.
«Без махсуслаштырылган балалар стоматология поликлиникасын ачуга әзерлибез, анда балалар стоматологиясе буенча барлык төр хезмәтләр – терапия, хирургия һәм ортодонтия күрсәтеләчәк. Бүлек ортодонтик аппаратлар һәм ортопедик протезлар ясау өчен җиһазландырылачак», — дип сөйләде РСП баш табибы Ләйсән Моратова.

Поликлиника Совет урамындагы 22а йортының беренче катында урнашкан. Бинаның мәйданы 340 кв.м, анда капиталь ремонт республика бюджеты хисабына башкарылган, дип хәбәр итә Казан Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.

Поликлиникада рентген ясау кабинеты, ортодонтик бүлек һәм ортодонтик аппаратлар ясаячак теш техникасы лабораториясе бар.

«Иң кыйммәтлесе, бу филиалда ортопантомограф һәм радиовизиограф бар. Моннан башка балаларга тулы отродонтик ярдәм күрсәтеп булмый», — дип ассызыклады баш табиб.

Поликлиникада балалар һәм аларның ата-аналары, шулай ук хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылган. Яңа стоматология җайланмалары, заманча стерилизацияләү җайланмалары һәм кирәкле барлык җиһазлар сатып алынган.

«Балаларга ярдәм ММИ полисы буенча күрсәтеләчәк. Без стоматологик ярдәм алу мөмкинлеген арттыру белән кызыксынабыз. Дөрес авыз куышлыгы һәм сәламәт тешләр — балаларыбыз сәламәтлегенең мөһим өлеше», — диде Ләйсән Моратова.

Биналар капиталь яңартылган, рөхсәт документларын рәсмиләштерү һәм лицензияләү эшләре дәвам итә. Яңа стоматология поликлиникасын ачу 2025 ел ахырына кадәр планлаштырыла.
Барлык яңалыклар