"Әкият" үзәге сәхнәсендә 230 үзенчәлекле бала чыгыш ясады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген "Әкият" балалар үзәге сәхнәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең "Кулларга тотыныйк, дуслар!" республика сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Иҗат бәйрәме талантларны ачу мәйданчыгы гына түгел, балаларның хыяллары чынга аша торган урын да булды.
10 ел эчендә фестиваль район күләмендә үткәрелә торган чарадан киң колачлы төбәкара бәйрәмгә әверелде – быел сайлап алу турларында Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән, Самарадан 600-дән артык бала катнашты. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча финал турына 230 талантлы бала чыкты, алар өчен физик мөмкинлекләре чикләнгән булу – сәхнәдә чыгыш ясарга киртә түгел.
Театр фойесында республика интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең кул эшләре ярминкәсе оештырылды.
Максатчан, сәләтле һәм көчле рухлы балаларны финалга чыгу белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котладылар, нәкъ менә алар 2008 елда "Кулларга тотыныйк, дуслар!" фестивале башында тордылар да инде. Гала-концертның тантаналы өлешендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов катнаштылар.
"Безнең фестиваль киңәя, елдан-ел фестиваль сәхнәсендә талантлы балалар күбрәк чыгыш ясый, иҗади шәхесләргә уңышлар һәм зур бәйрәмнәр телим", - диде Рөстәм Гафаров.
Татьяна Ларионова яшь артистларның соклану хисләре уятуын һәм аларга чиксез алкышларга күмүләрен теләде.
Фестивальне оештыручылар, яшь талантларның педагоглары һәм бәйрәмне үткәрүгә үз өлешләрен керткән барлык кешеләр дә игътибарсыз калмады. Алар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
"Кулга тотыныйк, дуслар!" - иҗат фестивале генә түгел, ә балаларның хыяллары чынга аша торган урын. Финалга чыккан 13 яшьлек Арча егете Реназ Гобәйдуллин Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдиновның барлык җырларын да яттан белә. Бала гомере буе кумиры белән очрашырга хыяллана. Сайлап алу турлары вакытында Реназга танылган артист белән очрашу оештырылды.
"Мин аны телевизордан гына күрдем, аның белән фотога төшәргә хыялландым, очрашуда сөйләшеп кенә калмыйча, аның машинасында да әйләндек, хәзер мин җырчы белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга телим", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Реназ Гобәйдуллин.
Фестиваль Казаннан 18 яшьлек Тимур Гыйниатуллинга да бик күп бәхетле мизгелләр китерде. Егеттә тумыштан балалар церебраль паралич бар, ләкин чир сәхнәгә мәхәббәтне тартып ала алмый. Тимур җырларга ярата, заманча артистларга ул Лев Лещенко репертуарын өстен күрә. Әбисе Әлфия Гыйниятуллина сүзләренә караганда, Тимур төрле тамашаларны карарга гына түгел, аларда үзе дә катнашырга ярата. Фестиваль кысаларында Тимур Казан циркының сәхнә тартында булды.
Традицион рәвештә яшь артистларга республиканың танылган медиа шәхесләре булышлык итә, быел фестивальнең хедлайнерлары итеп җырчы Мөнир Рахмаев, "Ак Барс" хоккейчылары билгеләнде: сакчы Дмитрий Юдин һәм капкачы Александр Шарыченков.
Сүз уңаеннан, киләсе елның языннан көзгә кадәр сәләтле балалар тагын өч концертта чыгыш ясаячак, аларны Татарстанның Арча, Лаеш һәм Питрәч районындагы тамашачылар көтә.