В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Линиягә чыга торган шәһәр яны күчмә составы шулай ук көн саен экологик куркынычсыз чаралар белән җентекләп эшкәртелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Казанда тәүлек саен ерак араларга йөрүче поездларның 40-тан артык вагонына дезинфекция үткәрелә. Шулай ук шәһәр яны поездларының күчмә составы җентекләп эшкәртелә - салоннар, тамбурлар, күчеш мәйданчыклары һәм кабиналарның тулы дезинфекциясе уздырыла.
Шәһәрнең вагон участогында вагоннарны, дезинфекцияли торган юу чараларын кулланып, һәр рейска чыгар алдыннан һәм кайтканнан соң эшкәртәләр. Пассажирлар белән көн саен тыгыз элемтәдә булган проводниклар яклау чаралары белән тәэмин ителгән һәм өстәмә медицина тикшерүе узалар.
Линиягә чыга торган шәһәр яны күчмә составы шулай ук көн саен экологик куркынычсыз чаралар белән җентекләп эшкәртелә.
Вокзалларда һәм станцияләрдә билетлы автоматлар да, ә пассажирлар белән элемтәгә керә торган барлык кассирлар индивидуаль саклану чаралары - битлекләр, перчаткалар һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, вокзал һәм станцияләрдә даими рәвештә барлык биналарның дезинфекциясе уздырыла, пассажирларны коронавирус инфекциясе профилактикасы чаралары турында хәбәр итәләр. Профилактик чаралар комплексы уңайсыз эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә Горький тимер юлы матбугат хезмәте - «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы.