В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре сәүдә объектларында, метро һәм вокзалларда өслекләрнең юылуын тикшерәләр, чистарту корылмаларында су пробаларын алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Казанда атна саен әйләнә-тирә мохит объектларында COVID-19 кузгатучылары булуга мониторинг тикшеренүләре уздырыла. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре сәүдә объектларында, метро һәм вокзалларда өслекләрнең юылуын тикшерәләр, чистарту корылмаларында су пробаларын алалар һәм сәламәтлек саклау объектларына аерым игътибар бирәләр. Бу эш турында тулырак мәгълүмат белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Әйләнә-тирә мохитне мониторинглау барышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре Казанның үзәк коллекторында, шулай ук ковид хастаханәләренең һәм госпитальләрнең чистарту корылмаларында, аерым алганда Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә, агынты суларны тикшерәләр. Л.Авдонина сүзләренчә, белгечләр вирус кузгатучыларны тапмаган.
Бүген әйләнә-тирә мохит объектларын тикшерү эше көчәя һәм барлык иҗтимагый урыннарга да кагыла, дип өстәде Л.Авдонина. Шул рәвешле, белгечләр анализга материалны азык-төлек кибетләрендә - ишек тоткаларыннан, терминаллардан, укый торган җайланмалардан, тележеклардан, аэропортларда һәм метро станцияләрендә - эскалаторлардан, тоткалардан, эскәмияләрдән, терминаллардан ала. Даими тикшеренүләр шулай ук аэропортта, Үзәк һәм Төньяк вокзалларда уздырыла.
Медицина учреждениеләре торышына аерым игътибар бирелә. Бүген, ковидлы госпитальләр гадәти эш режимына кайткач, пациентлар еш кына планлы ярдәм алу өчен аларга килүдән курка, әмма борчылыр өчен сәбәп юк, дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
«Госпитальләрне эшкәртү берничә көн дәвамында уздырыла. Барлык өслекләр, биналар, вентиляция - барысы да иң җентекләп дезинфекцияләнә. Без медицина учреждениеләрен шундый күләмдә һәм шундый җентеклелек белән эшкәртәбез ки, монда борчылырга урын юк», - дип ассызыклады В.Жаворонков.
Ковидлы пациентлар чыгарылганнан һәм эшкәртү үткәрелгәннән соң медицина учреждениесе бинасы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе тикшерүе аша уза. «Ахыргы дезинфекция барлык матрасларга, мендәрләргә, киемнәргә кагыла. Эшкәртүдән соң дезинфекция сыйфатын тикшерәләр - үткәрелгән эшнең сыйфатын карау өчен санитар-күрсәтмә микроорганизмнарны билгеләүгә анализ алалар. Бу шул исәптән эчәк таякчыгы, COVID-19 кузгатучылары, - дип аңлатты Л.Авдонина. - Шуннан соң медицина оешмасына объект алга таба планлы ярдәм күрсәтү өчен кешеләрне кабул итә ала дигән бәяләмә чыгарыла».
Бүгенгә шул рәвешле биш медицина оешмасы тикшерелде, барлык нәтиҗәләр дә тискәре, дип өстәде спикер.