В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультацияләр һәр сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Казанлылар балигъ булмаган балаларның мәнфәгатьләре үтәлүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация ала алалар. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында атна саен сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә уза.
Сишәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина кабул итә. Консультациягә эләгү өчен түбәндәге телефон буенча алдан язылу кирәк: 8 (843)236-61-64.
Чәршәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр гражданнар белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре эшли.
Моннан тыш, белгечләргә ведомствоның рәсми сайтында, шулай ук tatar@rfdeti.ru һәм rt.deti@tatar.ruэлектрон почталары аша язмача мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук түбәндәге адрес буенча хат җибәрергә була: 420015, Казан, Карл Маркс ур., 61, дип хәбәр итәләр ведомствода.