В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы шәһәрдә күп фатирлы торак йортларның 37%-ы газ колонкалары белән җиһазландырылган.
Фото: Денис Гордийко
«Казанда барысы 5780 күп фатирлы йорт бар, шуларның 2170-ы газ колонкалары белән җиһазландырылган. Фатир эчендәге газ җиһазлары елына бер тапкыр үзәкләштерелгән рәвештә елга бер тапкыр тикшерелә, ә йорт эчендәге газ челтәрләре, вентканаллар һәм төтен юлларын идарәче компанияләр кварталга бер тапкыр тикшерәләр. Моның өчен түләү счет-фактурага кертелгән», - дип сөйләде Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Андрей Кутырев.
Бүген «Сервис-гарант» идарәче компаниясе карамагындагы йортларга хезмәт күрсәтә торган «Климсервис» фирмасы хезмәткәрләре Кирпичников урамындагы 18-нче номерлы йортка тикшерү белән килделәр. Чистарту буенча белгеч инженер Александр Кадеев ябык һәм ачык тәрәзәләрдә төтен юлының тарту куәтен тикшерде һәм тиешле йөреш актын төзеде.
Белгечләр килер алдыннан белдерүләр аша гражданнарга тикшерү турында хәбәр итәчәкләр. «Сервис-гарант» идарәче компаниясенең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Михаил Шошев сүзләренчә, халык күрсәтелгән номер буенча шалтырата һәм тикшерү өчен уңайлы вакыт билгели ала. «Без халыкка уңайлы булсын өчен, аларга яраклашырга тырышабыз», - дип ышандырды ул. Моннан тыш, казанлылар үзләре «Ачык Казан» аша вентканалны яки төтенлекне тикшерүгә гариза бирә ала.
Александр Кадеев, үз чиратында, кайвакыт гражданнар фатирларга кертми, дип сөйләде. Кагыйдә буларак, бу шәһәрдә караклык очраклары теркәлгән булуы белән бәйле. «Күршеләр бер-берсенә кешеләр килгәнен, тыгылу ачыклауларын һәм аны чистарткан өчен акча алырга омтылганнарын сөйлиләр. Без халыктан үз эшебез өчен акча алмыйбыз», - диде А.Кадеев һәм уртача алганда белгечләрне фатирларның 60-70%-ына кертәләр, дип өстәде. Ләкин керү мөмкинлеге тәэмин ителмәсә, идарәче компания бу мәсьәләне суд аша хәл итә. Монда керү мөмкинлеген тәэмин итү турында дәгъва таләпләре рәсмиләштерелә.
Тикшерү барышында ачыклана торган төп җитешсезлекләр кешеләрдә еш кына пластик тәрәзәләрнең тыгыз ябылуы белән бәйле. Инженер-чистартучы билгеләп үткәнчә, аларның герметиклыгы аркасында һава агымы юк яки минималь булып тора - ул вентиляция эше өчен җитәрлек түгел. «Һава агымыннан башка ул эшләмәячәк, ә ул газ колонкасының эшләве өчен кирәк. Без гражданнарга пластик тәрәзәгә приток клапаны урнаштырырга яки аны микроҗилләтү режимында ачык калдырырга киңәш итәбез», - дип сөйләде журналистларга инженер.
Көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен бозу аркасында бәхетсезлек очраклары да була. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Андрей Кутырев билгеләп үткәнчә, 2019 елда исле газ белән агулануның 18 очрагы теркәлгән, быел - 11. «Соңгы очракларның берсендә шулай ук көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Милекче мөстәкыйль рәвештә газ колонкасыннан гофрирланган торба көпшәсен ала, шул рәвешле, исле газ турыдан-туры аш бүлмәсенә эләгә һәм фатир буйлап тарала», - дип аңлатты ул.
Андрей Кутырев газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү мөһимлеген ассызыклады. Әйтик, алдан аш бүлмәсен җилләтергә һәм вентиляциядә тарту куәте барлыгын тикшерергә кирәк. Моның өчен кәгазь кисәген тарту тишегенә куярга яисә газ колонкасының колпагына кабызылган шырпы китерергә һәм ялкынның сузылуын тикшерергә кирәк. Йомшак тарту куәте яки аның булмавы халыкны сагайтырга тиеш, дип ассызыклады белгеч. «Тарту куәте булуга ышангач кына, газ җиһазларын кабызырга мөмкин. Аны даими һава агымын тәэмин итеп, ачык форточка белән генә кулланырга мөмкин. Соңыннан газ килә торган кранны ябарга һәм бинаны җилләтергә кирәк», - дип аңлатты ул.