Шәһәрдә юл буйлары һәм җәмәгать киңлекләрендә утыртылган 260 меңнән артык агач һәм үсемлекләр сугарылырга тиеш
Аномаль эсселек булу сәбәпле, Казанда утыртылган агач һәм үсемлекләрне сугару эше көчәйтелгән. Шәһәрдә көн саен бу бурычны үтәү өчен 40 техника берәмлеге һәм төзекләндерү оешмаларының эшчеләре җәлеп ителәләр. Муниципалитет балансында урам-юл челтәре һәм массакүләм ял итү урыннарында үсә торган 260 меңнән артык агач һәм үсемлекләр исәпләнелә.
«Яшь»ләре 1 елдан 10елга кадәр булган яшь агачларны тулысынча тәрбияләү өчен, аларны сугару махсус эшләнелгән график буенча башкарыла. Казанны яшелләндерү кагыйдәләре буенча, бер агачка көненә 50 литр су сибелергә тиеш. «Мөмкин кадәр күбрәк агач һәм үсемлекләрне сугару өчен, су сибү (һәм урам-юл челтәрен пычрактан юдыру) машиналары көндез дә,төнлә дә эшлиләр», – дип аңлаттылар шәһәрнең башкарма комитетының эчке төзекләндерү комитетында.
Вахитов һәм Идел буе районнарында бу көннәрдә К.Маркс, Ю.Фучик, Яшь көч, Оренбург тракты һәм башка урамнарда, Киров һәм Мәскәү районнарында Горький шоссесы, Несмелов, Серов, Восстание, Декабристлар һәм башка урамнарда; Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының С.Хәким, Чистай, Ф.Әмирхан, Копылов, Чуйков һәм башка урамнарында су сибелә. Су сибү машиналарын шулай ук Совет районында, мәсәлән, Вознесенский тракты, Әмәт магистрале, Җиңү проспекты, Академик Кирпичников урамнарында күрергә була.
Урам-юл челтәре һәм массакүләм ял итү урыннары автосугару системасы белән җиһазланачак. Бүгенге көндә шәһәрдә агач һәм үсемлекләрне сугару өчен 255 чакрымнан артыграк озынлыктагы челтәр сузылган. Системаның стабиль эшләвен тәэмин итәр өчен сезонлы консервация, расконсервация, опрессовка буенча эш оештырырга, су сибү җайланмаларын көйләргә һәм төзек булмаганнарын алыштырырга, идарә итү пультларын җайга салырга кирәк. Даими рәвештә су сибү җайланмаларының эшкә яраклылыгын тикшереп, аларны чистартып, форсункаларын өрдереп торалар.
Моннан тыш, ТР башкаласында асфальтның норматив халәтен саклау өчен көн саен юл өлешенә су сиптерелә. Һава температурасы 25 градустан югары булган очракта, юл суытылырга тиеш. Югыйсә асфальтобетон үзенең ныклыгын югалта, ә бу автомобильчеләр өчен куркыныч. Юлларга су сибү 11:00 сәгатьтән 15:00 гә кадәр дәвам итә, ә 23:00 сәгатьтән 6:00 га кадәр юллар юдырыла. Су сиптергәндә агач һәм куаклыкларны өстәмә сугару өчен техниканың су сибү җайланмасының бер каналы яшел зонага юнәлтелә.