В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзизоляцияләү режимында эшләүләрен дәвам иткән ваклап сату кибетләре элеккечә продукциягә югары ихтыяҗ барлыгын сизә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда көн саен товарлар булуга 50 меңнән артык ваклап сату кибетенә мониторинг ясала. Товарларны күпләп сатып алу үткәрелде, дип хәбәр итте бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Үзизоляцияләү режимында эшләүләрен дәвам иткән ваклап сату кибетләре элеккечә продукциягә югары ихтыяҗ барлыгын сизә, дип билгеләп үтте И.Шакиров. Шуңа бәйле рәвештә көн саен товарлар булуга мониторинг алып барыла, федераль ритейлерлар һәм республика сәүдә челтәрләре дә, җирле кибетләр дә тикшерелә.
«Сәүдә челтәрләре мониторингын 18-нче мартта үткәрә башладылар. Бүген товарларны күпләп сатып алу пигы үтелгән дип әйтергә мөмкин, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Әгәр беренче атнада аерым товарларга кытлык, нигездә бакалеяга, 70% тәшкил итсә, 1-нче апрельгә ул 10%-тан артмаган».
Сәүдә челтәрләре тулыландырыла торган азык-төлек запасы белән тәэмин ителгән, ә кибетләрнең барлык хезмәткәрләре мәҗбүри тәртиптә вируслы авырулардан саклау һәм таралуны профилактикалау кагыйдәләрен үти, дип өстәде И.Шакиров.