Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2020, 14:06

Казанда көн саен җәмәгать транспортын дезинфекция белән эшкәртәләр

Ике көн эчендә пассажирлар агымы 20%-ка гына кимегән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Ксения Швецова). Шәһәр транспорт предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан профилактик чаралар уздырыла: барлык автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрополитен поездларында төнлә салоннарны эшкәртәләр. Төшке аш вакытында кондукторлар 8-10 минут дәвамында транспорт чараларын җилләтә һәм утыргычларны махсус чаралар белән эшкәртә, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.

Җәмәгать транспорты салоннары Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән экологик куркынычсыз дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. Бу чаралар бер тәүлек дәвамында үзләренең үзлекләрен саклый.

Метрополитенда сменада 4 тапкыр эскалаторларны, станцияләрнең, вагоннарның пассажир зонасын, тикшерү җиһазларын, терминалларны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен күтәртү җайланмаларын юеш җыештыру уздырыла. Лифт кабиналарын, эскалаторлардагы тоткычларны һәм жетон сата торган автоматларны эшкәртүгә аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте А.Габделхаков.

Метро станцияләренең касса залларында хезмәткәрләр һәм пассажирлар өчен кулларны антисептик чаралар белән эшкәртү мөмкинлеге оештырылган. Шәһәрнең барлык транспорт предприятиеләрендә кондукторлар һәм машина йөртүчеләр составының тән температурасы контрольдә тотыла: медосмотрлар рейслар алдыннан һәм алардан соң уздырыла.

«18-нче марттан шәһәр җәмәгать транспортының кондукторлык составы һәм метрополитен станцияләре хезмәткәрләре медицина маскалары һәм перчаткалар, кул өчен дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителде, - дип хәбәр итте Транспорт комитеты рәисе. - Транспорт салоннарында коронавирусны индивидуаль профилактикалау буенча мәгълүмат белән белешмә кәгазьләре урнаштырылган. Барлык автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрополитен поездларында халык арасында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча аудиороликлар трансляцияләнә».

Шәһәр халкына йөрү өчен түләүне банк һәм транспорт карталары ярдәмендә башкарырга, шулай ук интернетта «Кичектерелгән тулыландыру» сервисы аша картаны тулыландырырга киңәш ителгән.

Транспорт предприятиеләрендә, тулай торакларда һәм хезмәткәрләрнең күпләп яшәү урыннарында, керү юлында антисептиклар белән кул эшкәртү мөмкинлеге бар, ә эш урыннарында, баскычара уемнарда, бәдрәфләрдә бактерицид нурланыш урнаштырылган.

«Эпидемиягә каршы чаралар пассажирлар агымына йогынты ясады. Ике көн эчендә - пәнҗешәмбе һәм җомга көнне, укучылар каникулга киткәч, пассажирлар агымы 20%-ка кимегән. Урамнарда гомуми трафик, юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган хәрәкәт системасы мәгълүматлары буенча, 15%-ка кимегән», - диде А.Габделхаков.

«Бу аз. Укучылар каникулларда һәм алга таба - дистанцион укуларда, ә пассажирлар агымы 20%-ка гына кимегән, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Димәк, шул исәптән балалар һәм яшьләр җәмәгать транспортында йөрүләрен дәвам итә. Бу кешеләрнең әлегә җаваплылыгы түбән дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Әлеге күрсәткечләрне анализларга һәм шәһәр халкына өйдә калырга һәм, һич югы, җәмәгать транспортыннан файдаланмаска, кеше күп урыннарга йөрмәскә кирәклеге турында хәбәр итәргә кирәк».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.03.2020
Видеорепортаж
23.03.2020 11:28
Җәмәгать транспорты салоннарын дезинфекция белән эшкәртәләр
Барлык яңалыклар