В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейдлар сезон дәвамында даими үткәреләчәк
Фото: Денис Гордийко
Рейд Казанның транспорт комитеты хезмәткәрләре, Башкарма комитет аппаратының җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек идарәсе белгечләре, административ комиссия һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган.
Электр самокатлары саклауга куелган. Хокук бозулар турында материаллар административ комиссия утырышында карап тикшереләчәк. Мондый рейдлар сезон дәвамында даими үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр транспорт комитетында.
ТР башкаласында электр самокатлары һәм велосипедлар прокатының бишенче сезоны 5 нче апрельдә старт алды. Быел шәхси мобильлек чаралары өчен парковкалар саны 2 меңгә кадәр арттырылды һәм аларның сыйдырышлылыгы 20 мең берәмлекне тәшкил итте.
Исегезгә төшерәбез, шәхси мобильлек чараларын чәчәк түтәлләрендә, газоннарда һәм башка төзекләндерелгән участокларда, узу киңлеге, юл кырыйларын исәпкә алып, 1,5 метрдан кимрәк булса, тротуарларда һәм мәйданчыкларда калдырырга ярамый. Парковкага куелган электр самокаты белән юл (яки аның киртәләп алган урын) арасындагы ераклык 1 метрдан да ким булырга тиеш түгел.
Мобиль транспортны шулай ук тукталышларда, җәмәгать транспортын көтү павильоныннан 5 метрлы зонада, һәм җир асты яки җир өсте җәяүлеләр кичүләренә керә һәм чыга торган урыннан 5 метрлы зонада калдыру тыела.