Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2021, 10:02

Казанда быел кыш көне яктыртылган 8 чаңгы трассасы, 21 шугалак, 82 хоккей тартмасы эшләячәк

Спорт объектларына QR-код булган очракта гына кертәчәкләр.

Казанда кышкы спорт төрләрен яратучылар өчен яңа сезонда яктыртылган 8 чаңгы трассасы һәм 21 шугалак ачылачак. Шәһәр халкы өчен эш 13 чаңгы базасында оештырылачак, анда мең ярымнан артык пар чаңгы булачак.

82 пластик хоккей тартмасында спорт мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән дәресләр үткәреләчәк, ә тренировкалардан буш вакытта халык өчен бушлай шуу оештырылачак.

«Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән яңа хоккей тартмалары Идел буе районында Зорге, 71 һәм Мәскәү районында Химиклар урамы, 55 адреслары буенча ачылачак.

«Хезмәт резервлары» стадионында массакүләм шуу өчен прокат белән ачык шугалак үз эшен 17-нче ноябрь көнне башлады, ә «Ракета» стадионындагы шугалак  20-нче ноябрь көнне туплы хоккей буенча Россия чемпионаты кысаларында «Ак барс – Динамо» командасының үз кырында уйнавы белән ачылды.

Барлык яңалыклар