В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җайланма Тихомирнов, Роща Фрунзе һәм Туфан Миңнуллин урамнары киселешендә урнаштырылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Казанда юл чатларында борылу һәм борылыш ясау кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәү җайланмаларын урнаштыру дәвам итә. 21-нче гыйнвардан башлап камера Тихомирнов, Роща Фрунзе һәм Туфан Миңнуллин урамнары киселешендә эшли башлаган.
Декабрьдә әлеге чатта «Хәрәкәт турыга яки уңга» дигән юл билгесе урнаштырганнар. Бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлыгы һәм урам-юл челтәренең үткәрү мөмкинлеге дәрәҗәсен арттыру өчен эшләнгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне ЮХИДИ хезмәткәрләре видеокүзәтү ярдәмендә контрольдә тота алачак.
Юл чатларында борылу һәм борылыш ясау кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда декабрь азагыннан видеотеркәү җайланмалары һәлакәтләр аеруча күп теркәлгән 19 чатта урнаштырылды. Камераларны урнаштыру Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында.