Барлыгы 93 трамвай һәм троллейбусны стационар валидаторлар белән җиһазландыру планлаштырыла
Фото: Денис Гордийко
Түләүне раслау өчен пассажирга җайланмага транспорт яки банк картасын куярга һәм башкарылган түләү турында мәгълүматны көтәргә кирәк.
Бүгенге көндә линиягә кондукторларсыз 18 трамвай (2 нче, 4 нче маршрутлар) һәм 27 троллейбус (2 нче, 6 нчы, 13 нче маршрутлар) чыга.
Барлыгы 93 транспорт берәмлеген валидаторлар белән җиһазландыру планлаштырыла: 48 трамвай һәм 45 троллейбус. Якын көннәрдә юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасына 7 нче (11 троллейбус), 9 нчы (14 троллейбус) троллейбус маршрутлары һәм 3 нче (дүрт трамвай), 6 нчы (алты трамвай) трамвай маршрутлары күчереләчәк.
Линияләрдә контроль-ревизия бүлегенең мобиль бригадалары һәм «Метроэлектротранс» МУП депосының административ персоналы эшли. Алар пассажирларга стационар валидаторлар аша юл өчен түләргә булышалар.