Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2022, 12:13

Натрий лампаларын светодиод яктырткычларга алыштыру аркасында Казанда елына 160 млн сум акчаны янга калдырачаклар

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрне яктыртуның бердәм концепциясен эшләргә кушты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Казанда 45 мең яктырткыч (42%) заманча светодиод яктырткычлар булып тора. Калганнары – күбесенчә натрий приборлары. Өстәвенә, светодиод җайланмалар ярдәмендә елына 22,8 млн кВт/сәгать электр энергиясен экономияләп була – бу якынча 160 млн сум. «Электр энергиясенә ел саен тариф үсешен исәпкә алып, әлеге экономия алдагы елларда артачак», - дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков.

ТР башкаласының тышкы яктырту системасы 108 меңнән артык яктырткычны үз эченә ала, аларны 3090 км челтәр тукландыра. Шуларның 28% ы кабель, 69% ы изоляцияләнгән чыбык һәм 3 кенә проценты саклагыч тышчасыз чыбык белән башкарылган. «2004 елда саклагыч тышчасыз чыбыктан изоляцияләнгән чыбыкка күчү нәтиҗәсендә тышкы яктырту линияләрендә аварияләр саны сизелерлек кимеде», - дип хәбәр итте Р.Габделхаков.

Казанда тышкы яктыртуның эстетик юнәлешен үстерү бурычы куела, дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. «Шәһәрне бер стилистикада бизәү өчен шәһәрне яктыртуның бердәм концепциясен булдырырга кирәк», - диде Мэр. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә эшләр башланган инде, шуңа күрә конкрет карарлар кабул итәргә кирәк. «Тәкъдимнәр кертүегезне сорыйм», – дип өндәде шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.09.2022
Видеорепортаж
12.09.2022 12:57
Быел Казанда 7 меңнән артык яңа яктырткыч урнаштырылачак
Барлык яңалыклар