Юбилейларын Надежда Гришина һәм Анна Багрецова билгеләп үттеләр
Фото: «Нәфис» компанияләр төркеме матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче октябрь). Казанда яшәүче Надежда Гришина үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилее белән аны «Нәфис Косметикс» генераль директоры Динә Лаврикова котлады. Надежда Гришина комбинатта 33 ел эшләгән, аңа бөтен хезмәт эшчәнлеген багышлаган.
«Өлкәннәр декадасында без ветераннарыбызны хөрмәтлибез һәм Надежда Михайловнаны икеләтә бәйрәм белән котларга бик шатбыз. Без аңа предприятие файдасына башкарган күпьеллык хезмәте өчен рәхмәтле, бу үз эшенә тугрылыкның ачык мисалы», – дип билгеләп үтте Динә Лаврикова.
Шулай ук кичә Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Багрецова 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә бәйрәме белән котладылар.
Сугыш вакытында Анна Кирилловна колхозда төрле эшләрдә эшли. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Котлауларга 69 нчы мәктәпнең 2г сыйныф укучылары да кушылды.
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе