Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.02.2018, 11:02

Казанда Ютазы урамында урнашкан йорт “Шәһәрлеләргә торак” программасында катнашучыларны кабул итәргә әзерләнә

Казан Мэры шәһәрлеләр, бигрәк тә яшь гаиләләр тарафыннан мондый фатирларга ихтыяҗ зур булуны билгеләп үтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль, Алсу Сафина). Шәһәрнең Киров районында Ютазы урамы, 6б, корп.1 адресы буенча “Шәһәрлеләргә торак” программасы ярдәмендә төзелгән йортта бүген Казан Мэры Илсур Метшин булды. Мартта бирегә программада катнашучылар күчә башлый. Чагыштырмача зур булмаган мәйданлы чисталама эшкәртелгән фатирларга хәзер яшь гаиләләр тарафыннан аеруча ихтыяҗ зур, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

72 фатирлы тугыз катлы йорт узган елда тапшырылды. Шәһәр башлыгына беренче катта урнашкан бер һәм өч катлы фатирларны күрсәттеләр. “Муниципаль торак программалары дирекциясе” МУП директоры Айрат Хәлиуллин сөйләгәнчә, йортта барлыгы 29 бер бүлмәле (31 һәм 33 кв.м), 9 өч бүлмәле (72 кв.м) һәм 34 ике бүлмәле (41, 45 һәм 58 кв.м) фатир бар, аларның барысы да чисталама эшкәртелгән.

Мэр билгеләп үткәнчә, мондый метражлы фатирларга хәзерге вакытта ихтыяҗ зур, бигрәк тә зур суммаларга кредит алырга мөмкинлеге булмаган яшь гаиләләрдә. “Яхшы бюджетлы ремонт эшләре башкарылган, яши башлар өчен барысы да бар”, - диде шәһәр башлыгы.

Искәртергә кирәк, “Шәһәрлеләргә торак” программасы ташламалы шартларда ваклап түләү шарты белән торак алырга мөмкинлек бирә. Программада социаль найм килешүе буенча торакка чират торучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, алданган өлешчеләр, муниципаль хаҗәтләргә тораклары тартып алынган гражданнар, муниципаль хезмәткәрләр, яшь галимнәр һәм муниципаль берәмлек башлыгы карары буенча башка гражданар катнаша ала. Программа буенча 7 яисә 11 еллык процент белән 20 елга кадәр өлешләп түләү мөмкинлеге һәм минималь беренчел түләү 30% белән фатир бирү каралган.

Йортка мартта күченә башлаячаклар – хәзер Торак сәясәте идарәсе чиратта торучылар исемлеген формалаштыра (280 гаилә).

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов Казан Мэрына сөйләгәнчә, икенче йортта эшләр башкарыла. “Икенче йортны график буенча күтәрергә өлгерәбез, 2018 елның җәй азагына тапшырырга планлаштырабыз, - дип хәбәр итте А.Нигъмәтҗанов. – 2019 елда өченче йорт тапшырылачак”. Барлык өч йорт та типлаштырылган, һәрберсендә 72 фатир булачак.

Билгеләп үтәргә кирәк, 2015-2016 елларда әлеге программа буеча 130-дан артык гаилә торак белән тәэмин ителгән.

Фоторепортаж
Ютазы урамында урнашкан йорт “Шәһәрлеләргә торак” программасында катнашучыларны кабул итәргә әзерләнә
Видеорепортаж
16.02.2018 10:40
Ютазы урамында урнашкан йорт “Шәһәрлеләргә торак” программасында катнашучыларны кабул итәргә әзерләнә
Барлык яңалыклар