Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль). Казанның Киров районында 31-нче октябрьгә кадәр 2-нче Иске Аракчы, Идел буе һәм Богатырская урамнары буйлап автотранспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнә. Чикләүләр юлларны төзекләндерү һәм тәртипкә китерү эшләре белән бәйле. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Шул рәвешле, октябрь ахырына кадәр 2-нче Иске Аракчы урамы буенча (Идел буе урамындагы 4-нче йорттан алып); Идел буе урамы буенча (2-нче Иске Аракчы урамыннан Богатырская урамына кадәрге участокта); Богатырская урамы буенча (Идел буе урамыннан Вокзал урамына кадәрге участокта) хәрәкәт чикләнәчәк.